Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җылылык бирү сезонының сыйфаты халыктан сораштыру уздырганнан соң бәяләнәчәк

Бүген республикада 2021-2022 елларда җылыту сезоны темасына кагылышлы сораштыру башланды.

Аны «Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык сферасында Төбәк иҗтимагый контроль үзәге» ассоциациясе оештыра. Бу хакта ассоциациянең башкарма директоры, Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов сөйләде. Җитәкче әлеге яңалыкны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Җылылык бирү өчен билгеле бер шартлар бар, җирле үзидарә органнары җылылык бирү сезонын башлау һәм тәмамлау турында карар кабул итә. Бүген урамда салкын, шуңа күрә халык та туңудан зарлана. Урамда җылы булганда, кешеләр җылы бирүне туктатуны сорап хәбәр итә. Бу мәсьәләдә һәрвакыт алтын урталык юк», – диде ул.

Шуңа бәйле рәвештә, «ТР ТКХ өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге» ассоциациясе Татарстанда узган җылыту сезонының сыйфатына кагылышлы сораштыру башлап җибәрде. Аның төп темалары –  йорттагы исәпләү приборлары, җылылык торбаларының торышы, җылылык белән тәэмин итү сыйфаты, температура режимы, һава торышын җайга салу төеннәре, түләү ысуллары һәм башкалар. Сорауларга кешеләр түбәндәге сылтама аша җавап бирә ала. Сораштыру нәтиҗәләре буенча җыелган барлык мәгълүмат республиканың хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларына һәм ведомстволарына җиткереләчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев