Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшен һәм 35 градус эсселек көтелә

Көндез явым-төшем көтелми.

18 августта Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана. Бүген төнлә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр һәм яшен булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка исүче талгын җил, яшен вакытында секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы — 16 дан 21 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда 11дән 16 градуска кадәр була. Көндез һава 35 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанга 37 градуслы эсселек килә, атна ахырына кадәр суыклык көтелми. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев