Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләр телеграм-бот аша халык санын алу турында белә ала

Чатта җанисәпне кайсы көнне һәм кайда узарга мөмкин булуы турында мәгълүмат бар.

Татарстанда яшәүчеләр Telegram мессенджерында «Халык санын алу 2021 Татарстан» чат-бот ярдәмендә җанисәпне узу тәртибен, якын пунктларның һәм күпфункцияле үзәкләрнең адресларын белергә мөмкин. 

Ботны эшләтеп җибәрү өчен https://t.me/TatarstanPerepis_bot сылтамасы буенча күчәргә яки Telegram каналында @TatarstanPerepis_bot эзләргә кирәк.

Телеграм-ботны Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы эшләгән.

Чатта җанисәпне кайсы көнне һәм кайда узарга мөмкин булуы турында мәгълүмат бар. Халык санын алучылар кешеләрнең йортларына, фатирларына киләчәк, шулай ук бу процедураны Россия дәүләт хезмәтләре (Госуслуги.рф) порталында узарга яки стационар участокка, күпфункцияле үзәккә барып узарга мөмкин. Халык санын алучы персонал битлек һәм перчатка белән тәэмин ителгән, шулай ук коронавирус таралуны кисәтү буенча тәкъдимнәрне үтәячәк.

«Җанисәпне кайда үтәргә» дип сорагач телеграм-бот Татарстанда якындагы участоклар һәм күпфункцияле үзәкләрнең адресларын күрсәтәчәк. «Җанисәпне ничек узарга» дип сорагач телеграм-бот кулланучыга халык санын алуны узу ысуллары турында мәгълүмат тупланган пдф-файл җибәрә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X