Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшәүче бер ирне 700 мең сум алимент бурычлары өчен хөкем итәчәкләр

Азнакай районында яшәүче 37 яшьлек ир-ат 15 яшьлек улы өчен бер елга якын алимент түләмәгән.

 

Татарстанда 37 яшьлек ир-атны 700 мең сумлык алимент бурычлары өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтте.

“Тикшерү версиясе буенча, Азнакай районында яшәүче 37 яшьлек ир-ат 2018 елның 27 ноябреннән 2019 елның 18 июненә кадәр 15 яшьлек улы өчен алимент түләмәгән. Элегрәк суд приставлары ир-атны шушындый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тарткан булган”, - диде Руслан Галиев.

Шушы вакыт эчендә ир-атның 690 мең сум бурычы җыелган.

“Бала тәрбияләү өчен акча түләмәү” маддәсе буенча ачылган җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев