Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм диспетчерларның хезмәт хакы 12 мең сумга артачак

Республика бюджетыннан бу максатларга 206 миллион сум акча бүленгән.

Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм диспетчерларның хезмәт хакы 12 мең сумга артачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин шулай дип белдерде.

«Тулаем алганда, Татарстан бюджетыннан бу максатларга 206 миллион сум акча бүленгән. Барлык янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар исеменнән безнең коллективка ярдәм күрсәткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә», - диде Хәбибуллин.

Ул коткаручыларның хезмәт хакы да артачагын әйтте. Быел аларның эш хакына биш мең сум өстәләчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев