Татарстанда ял көннәрендә яңгырлы һәм салкын һава торышы саклана
Республика территориясендә һава торышын элеккечә үк циклон билгеләячәк
Татарстанда киләсе ял көннәрендә яңгырлы һәм салкын һава торышы саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнчә.
Буген, 24 октябрьдә, республикада урыны белән яңгырлар явачак. Кайдадыр томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0дән 5 градуска кадәр, көндез 7дән 12 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе, 25 октябрьдә, яңгыр явачак. Төнлә +1дән +6 градуска кадәр, көндез +4 тән +9 градуска кадәр җылы, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев