Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә ковид инфекциясе йоктыруның 30 очрагы ачыкланган

30 очракның 16сы Казанда, алтысы Чаллы шәһәрендә теркәлгән.

Узган тәүлек эчендә Татарстанның 30 кешесе коронавирус йоктырган. Аларның өчесе вирусны республикадан читтә, 27се аралашу юлы белән эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«11 кеше хастаханәгә салынды, 19ы өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ведомствода.

Ачыкланган 30 очракның 16сы — Казанга, алтысы Чаллы шәһәренә туры килә. Биектау, Лаеш һәм Лениногорск районнарында зарарланган икешәр кеше теркәлгән. Алексеевск һәм Питрәч районнарында берәр авыру ачыкланган.

Covid-19 пандемиясе вакытында авыру 22 183 татарстанлыда ачыкланган,аларның 19 850се терелгән.

Вирустан 471 743 кеше вакцинация узган, 347 302 кешегә препаратның икенче компоненты прививкасы ясалган. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев