Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән
Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясенең барлыгы 8596 очрагы теркәлгән
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясен йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авыруның берсе читтән кайткан, 46 очракта коронавирус йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучылар авырган. 11 кеше хастаханәдә, 36 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.
Иң күп авыручылар (23 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә.
Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясенең 8596 очрагы теркәлгән. Бу чорда 7644 кеше (узган тәүлектә — 38 кеше) терелгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото "Татар-информ" архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев