Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган

Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус йоктыруның 6923 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә.

«Узган тәүлектә республикада 23 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Шулай итеп, Татарстанда коронавирус йоктыруның барлыгы 6923 очрагы теркәлгән», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, коронавирус белән авыручы һәм авыру йоктыруда шикләнелгән кешеләр белән элемтәдә булган 706 кешене табиблар күзәтә.

Республикада коронавирус белән авырган 5617 кеше терелгән, узган тәүлектә — 35 кеше, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев