Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган

Республикада эпидемия башланганнан алып 5872 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аларның барысы да әлеге инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Шуларның сигезе хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана, диелә хәбәрдә.

Инфекция йоктыру очракларының 16сы – 30-50 яшь, җидесе 50-60 яшь аралыгында ачыкланган.

Казанда әлеге авыруны – 17, Түбән Кама районында – дүрт, Биектау районында өч кеше эләктергән.

Республикада эпидемия башланганнан алып 5872 кеше әлеге инфекцияне йоктырган. Шуларның 4743е терелгән. 

Чыганак:  tatar-inform.tatar

фото Рамиль Гали 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X