Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланган
Эпидемия башланганнан алып республикада 6 791 кеше әлеге чир белән авырган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 21 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, Татарстанда әлеге инфекцияне йоктыручылар 6 761 кешегә җитте», - дип хәбәр итте ул.
Авдонина сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5 мең 77 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән аралашкан 830 кеше табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 18 кеше терелүен әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев