Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 479 973 кеше коронавирустан вакцинация узган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«Барлык пациентлар да өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 15 кеше ковид йоктырган. Чаллыда җиде кешенең Covid-19 йоктыруы теркәлгән. Коронавирус белән авыручылар 10 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 22 215 тапкыр куелган. Татарстанда 19 880 кеше (узган тәүлектә — 30 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 479 973 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 347 896 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 8 230 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев