Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган

Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 184 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 53 яңа очрагы теркәлгән. Аларның 1се — читтән кертелгән, 52се — башка авыру белән элемтә нәтиҗәсендә эләккән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 24 кеше хастаханәгә салынган, 29ы өйдә дәвалана.

Авыручыларның иң күбе 60-70 яштлеклщр арасында — 16 кеше.

Казанда - 26, Чаллыда — 8, Яшел Үзән районында — 7, Түбән Кама районында — 4, Лаеш районында — 2, Буа, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Сарман һәм Тукай районнарында берәр авыру очрагы теркәлгән.

Бүгенге көндә республикада 18 184 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 14 842 кеше терелгән, шул исәптән 59ы - узган тәүлектә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев