Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган
Инфекцияле кешеләр арасыннан 13 кеше хастаханәгә урнаштырылды.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Унөч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 39ы өйдә дәвалана», — дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.
18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 11 кеше, 22се — 30дан 50 яшькә кадәр, унысы — 50дән 60 яшькә кадәр, җидесе — 60тан 70 яшькә кадәр һәм икесе — 70тән 80 яшькә кадәр.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда яшәүчеләр - 23, Чаллыда — 15, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — өчәр кеше.
Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 3504 очрагы ачыкланган, дип билгеләп үтте Галимова.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев