Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә 49 кеше коронавирус йоктырган

Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 меңнән артык очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 49 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 18 меңнән артык авыру ачыкланган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 49 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстанда үсеш буенча 18 131 очрак ачыкланган», - дип билгеләп үтте спикер.

Бу вакыт эчендә коронавирустан республиканың 14 783 кешесе дәваланды, шул исәптән 91е — узган тәүлектә, дип өстәде Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.  

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X