Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда узган тәүлек эчендә 55 кеше коронавирус йоктыруы ачыкланган

    Республикада пандемия башланганнан бирле Covid -19 инфекциясе белән зарарлануның 8 985 очрагы теркәлгән

    Узган тәүлектә Татарстанда Covid -19 инфекциясе белән зарарлануның 55 яңа очрагы теркәлгән. Биш очрак читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

    «Ун кеше хастаханәгә урнаштырылды, 45 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

    Чирләүчеләрнең күбесе 30-50 яшьлек кешеләр арасында ачыкланган, алар 23 кеше. 50дән 60 яшькә кадәр 11 һәм 60 тан 70 яшькә кадәргеләр арасында авыручы 10 кеше билгеле.

    Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган, биредә 36 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Яшел Үзән (дүрт кеше) һәм Лаеш (өч очрак) районнары алда бара. Кама Тамагы һәм Буа районнарында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы ике кеше бар. Чаллы, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

    Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8,9 меңнән артык кеше авырган. Аларның 7,9 меңнән артыгы сәламәтләнгән, шул исәптән 63 кеше — узган тәүлектә.  

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Фото: "Татар-информ" архивы 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: