Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда уртача хезмәт хакы 2021 елда 5,2 процентка артырга мөмкин

Эш хаклары буенча фаразлы күрсәткечләр һәр район-шәһәр белән җентекле анализга, һәр предприятиенең мәгълүматларына нигезләнеп билгеләнгән.

Татарстанда уртача хезмәт хакы 2021 елда 5,2 процентка артыр дип көтелә. Бу хакта «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Үсеш алган икътисад халыкның социаль тотрыклыгын тәэмин итә. Реаль хезмәт хакы быел 101,5 проценттан 103 процентка кадәр фаразлана. Уртача хезмәт хакы 2021 елда — 5,2, 2022 елда — 7,1, 2023 елда 6,2 процентка артыр дип фаразлана», — диде министр.

Аның сүзләренчә, эш хаклары буенча фаразлы күрсәткечләр һәр муниципаль берәмлек белән җентекле анализ һәм һәр предприятиенең мәгълүматларына нигезләнеп билгеләнгән. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев