Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 69 очрагы теркәлгән

    Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясенең 9180 очрагы ачыкланган

    Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус вирусы белән зарарлануның 69 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Аларның бишесе читтән кертелгән, 64е авыру кеше белән контактка керү юлы белән йоктырылган. 6 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

    Чир йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында – алар 37 кеше.

    Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясенең 9180 очрагы теркәлгән.

    8075 кеше, шул исәптән 45е узган тәүлектә, терелгән. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: