Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 33 яңа очрагы ачыкланган

    31 июльгә республикада барлыгы 5602 коронавирус очрагы теркәлгән

    Татарстанда тәүлек эчендә яңа Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы расланган. Бу хакта Татарстанның коронавирус буенча оператив штабы хәбәр итә.

    «Аларның икесе-читтән кертелгән, 33е — аралашу юлы белән йоктырылган. 6 кеше хастаханәгә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

    Торак пунктлар арасында зарарлану саны буенча Казан алда бара — 18 кеше, шулай ук Чаллыда 4 кеше теркәлгән.

    Авыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында— 19 очрак расланган.

    31 июльгә республикада барлыгы 5602 коронавирус очрагы теркәлгән. Республикада 4499 кеше, шул исәптән 27се - узган тәүлектә терелгән. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: