Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 22 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә республикада 16 кеше коронавирустан сәламәтләнгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган 22 кеше теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында арта барып, барлыгы 6 740 очрак ачыкланган. Узган тәүлектә барлыгы 4 940 ПЦР-диагностика уздырылды», - диде Авдонина.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлек эчендә Татарстанда барлыгы 16 пациент терелгәнлеген әйтте.

Covid-19 инфекциясеннән сәламәтләнүчеләр саны республикада 5 563 кеше булды.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев