Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 31 кеше авырган

Ике кеше инфекцияне республикадан читтә йоктырган.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән 31 кеше авырган. Ике кеше инфекцияне республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«9 кеше хастаханәгә салынган, 22 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Авыру очракларының күбесе Казанга туры килә — биредә 18 кеше ачыкланган. Районнар арасында рейтингны Яшел Үзән районы тота — биредә дүрт кеше чир йоктырган.

Статистика алып бара башлаган вакыттан Татарстанда Covid-19 вирусының 19 899 очрагы теркәлгән. 17 011 кеше терелгән, шуларның 38е — соңгы тәүлектә.

Хәзерге вакытта республиканың 182 438 кешесе коронавирустан вакцина ясаткан, 107 184 кеше препаратның ике компонентын да алган инде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев