Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән 38 авыручы ачыкланган

Республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы белән дәвалауда 1142 кеше бар.

Татарстан табиблары тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагын ачыклады. Алар барысы да контакт юлы белән йоктырылган очраклар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«15 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 23 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләде Галимова.

Аның мәгълүматларына караганда, авыру йоктыручыларның иң күп саны 30дан 50 яшькә кадәрле кешеләр — алар10 кеше һәм шулай ук 60тан 70кә кадәр яшьтәге тугыз кеше теркәлгән.

Авыручыларның күбесе Казанда яшәүчелә — алар 21 кеше, шулай ук Яшел Үзәндә алты кешедә авыру ачыкланган.

Covid-19 диагностикасы башланганнан бирле республикада коронавирус белән авыручы 4749 кеше ачыкланган, шуларның 3589ы сәламәтләнгән. Дәвалаунуда 1142 кеше исәпләнә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев