Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә Cоvid-19 авыруының 31 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда барысы 5 841 авыру очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 31 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 31 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барысы 5 841 очрак бар», — дип хәбәр итте спикер.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев тәүлек эчендә 58 кешенең коронавирустан дәвалануын өстәп әйтте. 34 кеше ясалма сулыш ясау аппаратына тоташтырылган. 

Источник: tatar-inform.tatar

фото "Татар-информ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X