Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә 43 кеше коронавирус йоктырган

    3 ноябрьгә Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 8 549 тапкыр куелган

    Узган тәүлектә Татарстан территориясендә яңа Covid-19 инфекциясенең 43 очрагы теркәлгән. Аларның берсе генә читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «14 кеше хастаханәгә салынган, 29 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

    Инфекцияле татарстанлылар арасында 30 дан 50 яшькә кадәрге кешеләр күбрәк, алар 14 кеше, икенче урында 50 дән 60 яшькә кадәрге кешеләр, алар 11 кеше, антирейтингта өченче урында 60тан 70 яшькә кадәрге кешеләр, бу яшьтәгеләр арасында зарарланган тугыз кеше авырый.

    Яңа очракларның күбесе Казанда теркәлгән — биредә тугыз кеше авырган. Икенче урында — Нурлат районы, анда сигез яңа очрак ачыкланган, өченчедә — Әлмәт районы, анда биш кеше авыру йоктырган.

    3 ноябрьгә Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 8 549 тапкыр куелган. 7 606 пациент инде дәваланган, шул исәптән 36сы — узган тәүлектә.  

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Фото: "Татар-информ" архивы 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: