Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда татар телендә милли аш-су фестивале үткәрергә телиләр

    Әлегә проект идея дәрәҗәсендә генә, хәзерге вакытта хезмәттәшләр һәм фестиваль таләпләренә туры килә торган аш пешерүчеләр эзлиләр.

    Татарстанда татар телендә фуд-фестиваль узарга мөмкин, хәзерге вакытта хезмәттәшләр һәм фестиваль таләпләренә туры килә торган аш пешерүчеләр эзлиләр. «АШ ФЕСТ» фестиваленең оештыру комитеты җитәкчесе Юлика Булейко «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

    «Мин татар телен яхшы белгән һәм татарча сөйләшергә әзер торган аш пешерүчеләр эзлим. Фестивальне оештыру өчен ярдәм кирәк. Аны үз көчең белән генә үткәрүе бик кыен. Мин татар кухнясын нәрсә беләндер берләштергән фестиваль оештырырга һәм аш пешерүчеләрнең бергәләп ничек эшли алуын күрсәтергә телим», - дип искәртте спикер.

    Ул билгеләп үткәнчә, фестивальнең масштабы ярдәмнең зурлыгына бәйле булачак. Ярдәм зур булган очракта, татар артистларын да чакырачаклар. Чара милли үзенчәлекне саклап калуга юнәлдереләчәк.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: