Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган

Республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 134 пациент үлгән.

Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вафат булганнарның беренчесе -1975 елда туган ир-ат. Аны пневмония белән хастаханәгә салган булганнар. Пациентның хәле хроник авыруларының кискенләшүе аркасында начарланган.

Үлүчеләрнең икенчесе 1955 елда туган ир-ат. Аны «коронавирус» диагнозы белән хастаханәгә озаткан булганнар. Вирустан тыш, ир-атның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авырулары булган.

Ике очракта да үлем сәбәпләрен патолого-анатомик экспертиза вакытында ачыклауга ирешкәннәр.

«Вирус идентификацияләнгән», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән барлыгы 134 кеше үлгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев