Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды
77 яшьлек ир-атта һәм 67 яшьлек хатын-кызда вирус ачыкланган.
Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Чаллыда яшәүче 77 яшьлек ир-атны пневмония диагнозы белән хастаханәгә яткыралар. Үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы ярдәмендә ачыклана. Вирус идентификацияләнә.
Казанда яшәүче 67 яшьлек хатын-кызны пневмония диагнозы белән хастаханәгә салалар. Пациентның хроник авырулары була. Коронавирус лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә раслана.
15 октябрьгә республикага коронавирустан 94 үлем очрагы теркәлде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев