Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

    Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 333 булды.

    Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1940 һәм 1946 елгы хатын-кызлар вафат.

    «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә.

    Ведомство белешмәсе буенча, шулай итеп республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 333 булды.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: