Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

    Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 207гә җитте.

    Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    «Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы расланды», — дип белдерделәр министрлыкта.

    Коронавирустан 1933 елгы ир-ат һәм 1947 елгы хатын-кыз үлгән.

    Ведомствода ачыклык кертүләренчә, үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган һәм вирус идентификацияләнгән.

    Шул рәвешле, 9 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 207гә җитте.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: