Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлде

1957 елда туган ир-ат һәм 1936 елда туган хатын-кыз яңа инфекциядән вафат булды.

Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 корбаны булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Үлем сәбәбе паталого-анатомик экспертиза белән расланган», диелә хәбәрдә.

1936 елда туган хатын-кыз Яр Чаллыда яшәгән. 14 июльдә аны пневмония белән хастаханәгә салганнар. Табиблар «яңа коронавируслы инфекция» диагнозын куйган. Йөрәк авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле бик авыр булган. 20 июльдә бу хатын үлгән.

1957 елда туган ир-ат Казанда яшәгән. Аны 23 июльдә 18нче хастаханәгә салганнар. Анда ике яклы пневмония һәм Covid-19 булган. Бу кеше 25 июльдә үпкәләре һәм баш мие шешүдән үлгән. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев