Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда тагын ике ир-ат һәм хатын-кыз коронавирус корбаны булган

    Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 2 сентябренә 688гә җиткән.

    Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусының корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы расланган», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

    Covid-19дан 1939 һәм 1976 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1938 елда туган хатын-кыз вафат булган.

    «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта.

    Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 2 сентябренә 688гә җиткән. 

    Чыганак:tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: