Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат

Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләрнең гомуми саны республикада 131гә җиткән.

Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды», – диделәр министрлыкта.

Аерым алганда, 1944 елда туган ир-ат вафат булган. Ул ике яклы пневмониядән катлауланган коронавирус белән хастаханәгә салына. Ир-ат хроник авырулардан җәфа чиккән.

Covid вирусының тагын бер корбаны - 1949 елда туган ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә керә. Аның шулай ук хроник авырулары булган.

1957 елда туган ир-ат та хастаханәдән тыш пневмония белән дәвалануга салына. Аның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе халәтендә катлауланган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән, диделәр ведомствода.

Шулай итеп, 23 ноябрь иртәсенә Татарстан халкының Covid-19 коронавирусыннан 131 үлем очрагы теркәлгән. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев