Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган 2021
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 957 723 кеше коронавирустан вакцинация узган.
Татарстанда узган тәүлектә тагын 53 кеше коронавирус йоктырган. Биш кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«13 кеше хастаханәгә салынган, 40 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 24 кеше ковид йоктырган. Чаллыда 17 кешегә ковид диагнозы куелган. Түбән Камада һәм Питрәчтә икешәр, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Тукай районнарында берәр очрак расланган.
21 августка төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 24 978 тапкыр куелган. Татарстанда 21 995 кеше (узган тәүлектә — 32 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 957 723 кеше (6 450гә арткан) коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 791 782 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев