Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 217 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 23, Чаллыда – тугыз, Тукай районында – җиде, Алексеевск, Әлки, Баулы, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш һәм Теләче районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 217 очрагы теркәлгән, 22 167 кеше (шуларның 60ы – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 977 393 кеше (шуларның 4 267се – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 819 345 кеше икенче дозаны да алган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев