Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 24,4 мең очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 20, Чаллыда — җиде, Әлмәт, Түбән Кама һәм Тукай районнарында — өчәр, Зәй һәм Лениногорск районнарында — икешәр, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш һәм Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24,4 мең очрагы теркәлгән, 21,5 мең кеше терелгән. Республикада барлыгы 885,1 мең кеше (шуларның 5,6 меңе — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 688,9 мең кеше икенче дозаны да алган.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев