Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын 32 кеше коронавирус йоктырган

Республикада соңгы тәүлектә 49 кеше терелгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 32 очрагы теркәлде. Бүгенге көндә арта барып, 19 964 очрак билгеле», — диде ул.

ТР баш санитар табибы урынбасары сүзләренә караганда, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 7,8 мең тест үткәргән.

Республикада 3691 кеше Covid-19 вирусына шик булып яки авыру белән контактта булганлыктан күзәтүдә тора.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, коронавирустан республиканың 17 меңнән артык кешесе дәваланды, шуларның 49ы — соңгы тәүлек эчендә, дип белдерде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев