Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын 252 кеше коронавирус йоктырган

Республикада Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле 36,5 мең кеше авырган, 30,1 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 251 кеше, савыккан.

Соңгы тәүлектә Татарстанда 252 кеше коронавирус белән авырган. Аларның дүртесе инфекцияне республикадан читтә эләктергән, калган очракларда чир элемтә юлы белән йоккан.

«65 кеше хастаханәгә салынган, 187 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда 103 кеше чирләгән. Шул ук вакытта Яшел Үзән районында 45 зарарлану очрагы ачыкланган. Антирейтингның өченче баскычында Чаллы тора, биредә 16 очрак теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле 36,5 мең кеше авырган, 30,1 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 251 кеше, терелгән.

Вакцинацияне 1,9 млн татарстанлы узды, шулардан 1,4 млн кеше вакцинаның ике дозасын да алды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X