Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер

Респондентларның күбесе яхшылыкка ирешү теләге аркасында ришвәтчелеккә барган.

Сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер булуын белдергән. Мондый нәтиҗәләрне Татарстанда коррупция турында халык арасында социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР Икътисад министрлыгының социаль-икътисади мониторинг департаментының мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы Эльвира Юрасова сөйләде.

«Коррупция вазгыятенә эләккән һәр икенче кеше ришвәт бирергә риза. Күпчелек очракта җитәкче тарафыннан яхшылык күрергә теләү яисә сыйфатлырак эшкә ирешү теләге кешене коррупциягә этәрә», — дип искәртте Юрасова.

Сораштыруда респондентларның 44,6 проценты принципиаль рәвештә ришвәт бирергә теләми, ә сораштырылучыларның өчтән бер өлеше проблеманы башка юл белән хәл итәргә мөмкин, дип саный.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X