Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 92 яңа очрагы теркәлгән

    Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 14 541 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

    «30 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

    Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (30 кеше), 60-70 (22 кеше) һәм 70-80 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган. Шулай ук балигъ булмаган ике бала һәм 90 яшьтән узган бер кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

    Татарстан башкаласында – 50, Чаллыда 17 очрак теркәлгән.

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 541 очрагы ачыкланган, 11 114 кеше (шуларның 32се – узган тәүлектә) терелгән.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: