Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән

    Тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 20 кешесе дәваланган.

    Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

    «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 97 очрагы теркәлгән. Шулай итеп,барлыгы — 12 мең 680 очрак», — дип хәбәр итте спикер.

    Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 8 695 тест үткәрелгән.

    ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 20 кешесе дәваланган.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: