Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган

    22 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өендә дәвалана.

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «22 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

    Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (25 кеше), 60-70 (21 кеше) һәм 50-60 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган бер генә бала да һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк.

    Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (62 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – алты, Биектау һәм Түбән Кама районнарында өчәр очрак ачыкланган. Бер көн эчендә 13 муниципаль берәмлектә коронавирус очраклары теркәлгән.

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 13 546 очрагы ачыкланган, 10 777 кеше (шуларның 19ы – узган тәүлектә) терелгән.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: