Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 687 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

    «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 86 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, инфекция йоктыручыларның гомуми саны 10 687гә җитте», - дип хәбәр итте ул.

    Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков искәрткәнчә, бер тәүлек эчендә республикада 64 кеше коронавирустан терелгән.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: