Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 76 яңа очрагы ачыкланган

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең10 мең очрагы теркәлгән.

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 76 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 12 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

    Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (36 кеше) аралыгында ачыкланган.

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең очрагы теркәлгән. 8743 кеше (шуларның 69ы – узган тәүлектә) терелгән.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: