Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 757 очрагы теркәлгән

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

    Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше) һәм 50-60 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган. 12 пациент — 60-70, алтысы — 70-80, бишесе — 18-30 яшьтәгеләр.

    Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (24 очрак) әйдәп бара. Чаллыда – 10, Түбән Кама районында – өч, Югары Ослан, Биектау һәм Лаеш районнарында – икешәр, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Нурлат, Саба, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 757 очрагы теркәлгән, 7 754 кеше (шуларның 41е – узган тәүлектә) терелгән. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Фото "Татар-информ" архивы 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: