Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган
Пандемия башланганнан алып Татарстанда 8 мең 145 кеше коронавирус инфекциясе эләктергән
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аларның өчесе чирне читтән ияртеп кайткан, 45е башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 12 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (16 кеше) аралыгында ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып Татарстанда 8 мең 145 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 6 мең 926 пациент (шуларның тугызы – узган тәүлектә) терелгән.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны 107гә җитүе хакында хәбәр иткән иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев