Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

Диагностика башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7 899 тапкыр куелган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер кеше хастаханәгә салынган, 42се өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. 

Авыручылар саны буенча Казан беренче урында тора, монда 29 кеше авырган. Чаллыда - бер, Югары Осланда - биш, Әлмәттә - өч, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлатта - берәр очрак.

Яшел Үзәндә өч, Балтач һәм Нурлат районнарында икешәр очрак теркәлгән.

Диагностика башланганнан бирле, республикада «коронавирус инфекциясе» 7 899 тапкыр куелган. 6 756 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 15 кеше узган тәүлектә терелгән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X