Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

    1212 кеше табиблар күзәтүендә кала.

    Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

    «Эпидемия башланганнан алып яңа коронавирус инфекциясенең барлыгы 5061 очрагы ачыкланды. Узган тәүлектә 32 очрак теркәлде», — дип искәртте спикер.

    1212 кеше табиблар күзәтүендә кала. Чит илләрдән 106 кеше кайткан, алар өйдә карантинда утыра.

    Моннан тыш, Авдонина эпидемия башланганнан алып 253 хезмәт коллективы тикшерелүен әйтте.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: