Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (16 кеше) теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Биш кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.
Авыруларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган. Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (16 кеше), шулай ук Яшел Үзән, Әтнә районнары һәм Чаллыда (өчәр кеше) теркәлгән.
Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5029 очрагы теркәлгән, 3906 кеше (шуларның 30ы – узган тәүлектә) терелгән. 1167 кеше дәвалануын дәвам итә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев