Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган

Республикада эпидемия башланганнан бирле 5 мең 781 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

 Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 30 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручылар саны 5 мең 781 кешегә җитте», - дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренчә, бер тәүлек эчендә белгечләр коронавируска 4 мең 491 тест үткәргән. Авыру йоктыручылар белән аралашкан 981 кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан 24 кеше терелүен әйтте. 39 кеше үпкәне ясалма җилләндерү – ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

Чыгана: tatar-inform.tatar

фото Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X