Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 24 яңа очрагы ачыкланган

    Татарстан Республикасында эпидемия башланганнан бирле 6 718 очрак ачыкланган.

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 24 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

    «Узган тәүлек эчендә республикада короанвирусның 24 яңа очрагы ачыкланды. Шулай итеп, Татарстан Республикасында эпидемия башланганнан бирле 6 718 очрак ачыкланган», — дип хәбәр итте спикер.

    ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Covid-19 дан республиканың 5 537 кешесе дәвалануын әйтте.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: